Четверг, 28.03.2024, 12:40
Казан Егетляре
Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная » Статьи » Мои статьи

В Казани прошел слет татарских студентов




Казан” милли мәдәният үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Татарстан Республикасының Фән һәм мәгариф министрлыгы белән берлектә БДБ һәм Балтия илләре, Русия Федерациясе регионнарынан килеп Татарстан югары уку йортларында белем алучы студентларның еллык җыенын уздырды. Быел ул бишенче кат үтте. Аның максаты - халкыбызның милли-мәдәни кыйммәтләрен, гореф-гадәтләрен өйрәнү һәм үзләштерү, студентларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм уку йортларының җәмгыяви эшчәнлегенә тарту, аларның Казандагы студент тормышына җайлашуы турында фикер алышу.


Студентлар белән очрашуга мәртәбәле кунаклар күп килгән иде. Алар арасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров, Мәгариф һәм фән министры урынбасары Данил Мостафин, Татарстан Республикасының Фәннәр Академиясе вице-президенты, Дәүләт Советы депутаты Азат Зиятдинов, Татарстан Республикасының Фәннәр Академиясе фәнни сәркатибе Дания Заһидуллина, ТР Президенты Аппаратының тышкы эшләр департаментының сектор җитәкчесе Азат Ахтареев, Татарстан Республикасының Фәннәр Академиясе академигы, тарих фәннәре докторы, КДУ профессоры Миркасыйм Госманов, КДУ проректоры Рияз Минзарипов, КДУның татар филологиясе һәм тарихы факультеты деканы, тарих фәннәре докторы, КДУ профессоры Искандәр Гыйләҗев, КДУ профессоры, университетның татар теле кафедрасы җитәкчесе Хатыйп Миннегулов, ТДГПУ институтының директор урынбасары Альберт Борханов, КХТИ проректоры Илнур Абдуллин, “Җыен” фонды директоры Фуат Рафиков, Г.Камал исемендәге ТДАТ директоры Шамил Закиров, Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы Нәҗибә Ихсанова һәм башкалар бар иде. Әлеге очрашу дәүләт, җәмәгать эшлеклеләренең, галимнәрнең, студентларның чыгышлары һәм халкыбызның яраткан җырчылары Алсу Әбелханова, Рөстәм Закиров, Гүзәл Җәләлова, Айдар Габдинов, Лилиана Газизоваларның моңлы, матур җырлары белән бергә үрелеп барды.



Татарстан Республикасы Конституциясе нигезендә 2003 нче елдан бирле Республикабыз югары уку йортлары читтә яшәүче милләттәшләребезне укырга кабул итәләр. Соңгы ике елда әлеге эш тәгаенләнгән программа кысаларында алып барыла. Аны Татарстанның 14 югары уку йорты, Президентының тышкы эшләр Департаменты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Мәгариф һәм фән министрлыгы, ректорлар Советы бергәләп алып бара.

7 ел дәверендә республика уку йортларына Башкортостан, Удмуртия, Марий Эл, Чуашия, Карачай-Черкеск республикаларыннан, һәм шулай ук Омск, Төмән, Курган, Свердлау, Ульян, Пермь, Киров, Самара, Саратов, Әстерхан, Ырынбур өлкәләреннән һәм чит илләрнең Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Беларусь, Украина, Литва, Латвия, Кытай кебек илләреннән 900гә якын студент кабул ителгән.

2009 елда Татарстан уку йортларына чит илләрдән 97, Русия Федерациясе регионнарыннан 73 студент, шулай ук Кытайның Синзянь-Уйгур автоном районыннан 29 укучы Казан дәүләт университетының әзерлек курсларына кабул ителде.

Мондый ихластан уздырылган чаралар эчтәлеге белән дә, танылган шәхесләрнең хәер-фатыйхалы чыгышлары белән дә яшь буын вәкилләрендә озак сакланыр.

Категория: Мои статьи | Добавил: jigit (26.10.2009) | Автор: Ильдар
Просмотров: 1384 | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Форма входа

Меню сайта

суперлепнина

друзья сайта

Категории раздела
Мои статьи [18]
Артисты [1]
статьи, посвященные певцам, музыкантам и актерам, чьи судьбы связаны с К.Е.

Облако тэгов
Ильдар имена мужские правитель Кастинг ханум Алсу баннер Обмен ссылками бренд татарское Каюм Насыри педагогическая система акция спорт дайджест полиграфия туташ батыр Борьба кореш коряш куреш куряш Д.Комаров Дамир Комаруллин Казанские Хроники комаров Комарок гипс барельеф декада декора литьё литье Забор Ковка метал навесы поликорбонат лепнина лепной декор ke.do.am nanopoisk ИТ-парк Джинсы куртки ордежда декор лепка нано Кремль митинг 20-летие Кредитная карта банк лимит деньги Деньги в долг казань итальянские сумки кожгалантерея логотип клатч портфель Гостиница Дворянского Собрания Петропавловский группа сектор газа концерты в Казани купить билеты Реклама дизайн каталоги недвижимость объявления Ак Барс кошка ХК Ак Барс хоккей AK BARS Кубок Гагарина Чемпион Балашиха теплицы заборы ковка металла министерство сельского хозяйства ворота Изготавливаем заборы колпаки мама герб герб семьи Папа Асеево Азнакаево бабай деде дедушек Азнакаевский район бабашка Ветераны ветераны войны дедушка ветеран войны семья

Поиск

Скидки

подарки

...

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

 
Copyright Казан егетляре ® 2024
Сайт управляется системой uCoz