Кул Гали Инсценировка Нурлана Гайнетдина ЮСУФ и ЗУЛЕЙХА Сказание о любви
АННОТАЦИЯ 11-ти летний Юсуф был красив, умен, добр. Однажды он увидел сон и об этом рассказал своему отцу – пророку Йагкубу, попросил его дать толкование этому сну. «Есть надежда, что господь ниспошлет тебе помощь, Придут к тебе почести и высокое положение. …Однако, милый сынок, береги его как аманат, Никому не рассказывай про этот сон. …Не надо, чтобы эта тайна раскрылась, (Не надо), чтобы об этом узнали твои братья,- Они тебе будут завидовать, Что с самого начала могут принести нам страдания»,- сказал отец. Этот разговор услышала падчерица Йагкуба и обо всем рассказала братьям. …Сводные братья Юсуфа, из-за ревности решили избавиться от Юсуфа: собрались они убить его, или продать кому-нибудь, лишь бы был подальше от дома, от отца. « Мы ходим день и ночь за скотом, Пасем коней, коров, овец - мучаемся, А сын Рахили Юсуф, видите ли, Добивается большей любви своим сном»,- сказали они и обманом увели его от отца. Спустили в колодец, а веревку обрубили. Но, случайно оказавшиеся рядом купцы не дали братьям осуществить задуманное. Братья продали купцам Юсуфа как непослушного, сбежавшего от них раба, предварительно заставив его подчиниться их воле. Йагкуб, от свалившегося горя - потери любимого сына Юсуфа и от предательства, совершенного сыновьями по отношению к своему сводному младшему брату - ослеп… …Зулейхе – царевне, любимой дочери Таймуса, властителя Магриба (Северо-восточная часть Африки), во сне является юноша неописуемой красоты. Она влюбляется в него и из разговора с ним успевает понять, что его зовут Юсуф, что он является правителем Египта... «Я - владыка Египта, Если хочешь найти меня, приезжай в Египет, Безусловно, ты найдешь меня в Египте»,- говорит ей Юсуф. Сон повторяется несколько раз…Подчиняясь чувству любви, Зулейха дает согласие стать женой правителя Египта.., но, ошибается - правит Египтом в то время Кытфир, человек старый, совсем непохожий на Юсуфа. Зулейха, даже будучи женой Кытфира, умудряется сохранить верность Юсуфу, помня его слова: «О Зулейха, следуй моему совету. Знай ясно: ты моя, я - твой, Пусть не владеет тобой никто, кроме меня».
…Потерявшая покой из-за любви к Юсуфу, Зулейха встречает его через несколько лет в Египте, на торговой площади, во время продажи его как раба за очень большие деньги. «Знайте, он тот, кто мне нужен, Купите его для меня, За него отдайте все мое богатство, Какая бы цена не потребовалась, дайте!»,- говорит она Кытфиру (о том, что Юсуф-пророк является сыном пророка Йагкуба, любимца Всевышнего, Зулейха не знает). Так Юсуф оказывается приемным сыном Зулейхи и Кытфира. С этого дня чувство любви к Юсуфу только усиливается, Зулейха постоянно думает о нем. Юсуф еще больше тянет ее к себе. Зулейха идет на разные хитрости, ради обольщения его: «Зулейха крепко держала руку Юсуфа, Лицо ее сияло, как полная луна, Юсуф же искал пути избавления»,..
«О, госпожа, отпусти мою руку, Не будем грешны перед богом, предавшись распутству, Не будем пачкать себя, совершив непристойность»,- просит Юсуф.
Зулейха, на грани срыва от безответной любви, приходит в ярость. Хочет отомстить ему. Заставляет Кытфира арестовать Юсуфа и держать его в подземелье в заточении. Проходит много лет. Юсуф становится владыкой Египта. А Зулейха, не в силах забыть любимого, заболев от тоски по Юсуфу, превращается в старушку, теряет все: и мужа Кытфира, и богатство. Даже обреченная на лишения, она не отказывается от своей любви, остается верной Юсуфу. Через годы, встретившись с Зулейхой, Юсуф, поверив в искренность ее чувств, принимает ее такой, какая она есть. Мечта Зулейхи осуществляется: она принята любимым человеком и прощена. Волшебство по имени Любовь превращает старуху Зулейху в молодую женщину.
Кол Гали Нурлан Гайнетдин инсценировкасы ЙОСЫФ – ЗӨЛӘЙХА Мәхәббәт кыйссасы
11 яшьлек Йосыф бик тә матур, зирәк акыллы малай була. Бервакыт ул гаҗәеп бер төш күрә, шуны әтисенә сөйли. Әтисе Йагкуб төшне юрый һәм әйтә: Өмет бар ки, тәңре сиңа бирер мөлкәт, Кодрәт белән насыйб итәр бик күп нигъмәт. ...Ләкин, угълым, әманәттер, яхшы тыңла, Бу төшне син беркемгә дә мәгълүм кылма. ...Кирәкмәскә бу серләрең мәгълүм булса, Кардәшләрең бу төшеңнең аслын белсә, Көнчелектән ачулары әгәр килсә, Бу эш баштук безгә яман булыр имди. Әмма, бу сөйләшүне Йагкубның үги кызы ишетеп тора һәм барысын да агаларына җиткерә. Йосыфның башка анадан туган 10 агасы көнләшүдән нишләргә белми: “Көне-төне мал артыннан йөрмәктә без, Михнәт чигеп елкы-сыер, куй көтәбез. Рәхилә углы Йосыфны сез күргәнсез, Төш сөйләп үзен артык сөйдерер имди! ...Йосыфны без атабыздан сорап алыйк, Алып китеп берәр чара кылыйк, Йә, үтерик, йә еракка сатыйк имди...”,- дип явызлык кылу җаен эзлиләр. Йосыфны, биленә бау бәйләп коега төшерәләр дә, бауны кисәләр... Ләкин бу вакытта кое яныннан узып баручы сәүдәгәрләр агаларның мәкерле эшләренә комачаулыйлар. Алар, Йосыфны - ул безнең качкын колыбыз, киләчәктә тагы да ераграк җиргә сатарсыз, дип сәүдәгәрләргә сатып җибәрергә мәҗбүр булалар. Аннан соң әтиләренә: “Йосыфны бүре ашады”,- дип ялганлыйлар. Йагкуб, Йосыфка ни булганын, аның агаларының ялганын бик тиз аңлап ала, иң яраткан улын югалту хәсрәтеннән сукырая... ....Мәгъриб иле патшасы Тәймусның бик чибәр, гүзәл кызы Зөләйха төшендә Йосыфны күрә һәм аңа гашыйк була. Төшне ул кабат –кабат күрә. Шул төшләрдә Йосыф Зөләйхага үзенең Мисыр хөкемдары булуы турында әйтә. “Йа, Зөләйха, әйтим шуны, Мин Мисырның хөкемдары, бел син моны, Мисырга кил, теләр булсаң, әгәр мине. Табарсың син, шиксез, мине шунда, имди”,- ди ул. Шушы сүзләрне чынбарлык итеп кабул иткән Зөләйха Мисыр хөкемдарына кияүгә чыга һәм үзенең нык ялгышуын аңлый. Бу вакытта Мисырның хөкемдары Кыйтфир була... Ә Зөләйха төштә Йосыфны һаман да күрә, аңа тугрылыклы булып кала бирә, чөнки Йосыф аңа бер төшендә болай ди: “Йа, Зөләйха, үгетемне син тот имди. Син бел шуны: син - минеке, мин - синеке, Була күрмә һичкемнеке”. ...Берничә елдан соң Зөләйха, Йосыфны коллыкка саткан вакытта Мисырның базар мәйданында күрә һәм: “...Күңелемнең теләге ул, сез белегез, Минем өчен аны сатып алыгыз сез. Барлык малым шуңар фида кылыгыз сез, Нинди бәһа сораса да биреп имди!”- ди ул Кыйтфирга. (Йосыфның Пәйгамбәр Йагкубның иң яраткан кече улы булуы турында Зөләйха белми). Менә шулай итеп Кыйтфир Йосыфны уллыкка сатып ала. Шул көннән башлап Зөләйханың Йосыфка булган гыйшкы тагы да көчәя. Ул бары тик аны гына уйлый һәм ничек тә Йосыф белән бергә булу теләге белән төрле-төрле хәйләләр кора. Кысып тоткан Зөләйха ул Йосыф кулын, Йөзе янып, тулган ай күк балкый нуры, Йосыф тели табарга котылу юлын, “Коткар диеп!” – диеп инәлеп ялварыр имди. Ә Йосыф аңа: “Җибәр, ханым, син кулымны, Бозык эшләп, өстебезгә гөнаһ алмыйк, Зинһар, язык эшләр белән былчыранмыйк”,-ди.
Зөләйха, чарасызлыктан, Йосыфка яла яга, аны зинданга яптырта. Шул зинданда Йосыф озак еллар тоткынлыкта яши. Аннан соң Мисыр патшасы була. Йосыф шаһлык иткән заманнарда Зөләйха нык зәгыйфләнә, күзләре күрми башлый, карчыкка әйләнә. Шул хәлендә дә ул Йосыфны яратуыннан туктамый, аны уйлап яши. Бик күп еллардан соң гына, Йосыф, Зөләйханы шушы хәлдә күреп, аның хисләренә ышана, аның ялганын кичерә һәм аны, ничек бар, шул килеш кабул итә. Зөләйха кабат яшь кызга әйләнә...
PHOTO
|