"Казан
егетләре"нең "Син икәнсең" дигән яңа альбомнары чыкты.
Концерт-тамашаларда егетләр бик еш күренеп йөрсәләр дә, альбомнарын
әллә нигә бер генә чыгаралар.
Төркем 1997 елда оешкан иде. Уйлап карагыз, 8 ел эчендә бу нибары
өченче альбом. Бу галәмәтне "Казан егетләре"нең директоры Илдар Рәхимов
болай аңлатты: "Безнең репертуар зур түгел. Гомумән, сан артыннан
кумыйбыз. Ничә җыр башкаруыбыз безгә мөһим түгел, иң элек алар сыйфатлы
булсын". "Казан егетләре"нең иң кызык парадоксы шунда, төркемдә бер
генә Казан егете дә юк. Марат - Зәйдән, Вәли - Нефтекамскидан, Артур -
Марий Иленнән, Азат - Аксубайдан, Илдар - Түбән Камадан. Шулай да бер
аңлатма бар моңа: һәркайсы яраткан шәһәрен Казан дип атый. Альбомга
"Казан-Уфа" җыры да кергән. "Татар җыры" фестивалендә башкарылган
оригиналь җыр булды ул. "Саргайган мәхәббәт" клибын телевидение
күрсәтә. Бу клип өчен егетләргә тәнкыйтьчеләрдән бик нык эләккән. Шәрә
өлешләре күп шул. "Консерватор булырга кирәкми, - ди Илдар, - бездән
соң яңалар килер, анда инде без консерватор булып тоелырбыз".
"Саргайган мәхәббәт" клибын СD-альбомга да керткәннәр. Компьютеры
булган кеше аны карый алачак. Җыентыкның тышлыгы яшьләрчә эшләнгән.
Кәгазе берничә тапкыр бөкләнә, шуңа да фотолар күп сыйган. Әмма "Казан
егетләре"н барыбер яшьләр төркеме дип кенә булмый. Репертуарларында
өлкәннәргә атап язылган җырлар да бар. Концертларга килгән абый-апалар
да шуны дәлилли.
17.03.2005 http://news.yuldash.com/news669
| |